Әлмәт шәһәр Советы депутаты, район башлыгы Тимур Нагуманов үз сайлау округында гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте. Халык белән очрашу «Заря» яшүсмерләр клубында узды.
Әлмәтлеләр район башлыгына мөрәҗәгать иткән проблемалар нигездә торак-коммуналь өлкәгә кагылышлы иде. Күпләрне ишегалды территорияләрен төзекләндерү мәсьәләсе дә кызыксындырды.