5 мең сум күләмендә айлык түләү кемгә тиеш?
Өч яшькә кадәрге балалары булган барлык гаиләләргә ай саен бирелә торган түләү каралган.
3 яше тулган балаларга түләү кагылмый микән?
Түләү 2020 елның 30 июненә кадәр өч яшькә җитмәгән балаларга гына каралган.
Айлык түләү һәр балага тиеш.
Әйе, гаиләдә өч яшькә кадәр бер бала булса, аена 5 мең сум түләнә, әгәр ике – 10 мең сум.