Әлмәттә вируслы инфекция белән авыру эпидемия чигенә җитмәгән

2013 елның 15 гыйнвары, сишәмбе
7 гыйнвардан 13 енә кадәр районда сулыш-тын юллары вируслы инфекциясе белән авыруның 609 очрагы теркәлгән.

Шуларның 459 ы балалар. Яңа елның беренче атнасы белән чагыштырганда авыручылар саны 12,97 процентка арткан. Әлегә вируслы инфекция белән авыру эпидемия чигенә җитмәгән. Табиблар җирлектә гриппның А H1N1/2009, халык теленә "дуңгыз гриппы" булып кергән төренең 2 очрагы теркәлүен дә искәртә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International