Алдагы социаль ипотека кредиты өчен тулысынча түләгән гаиләләр, төрле сәбәпләр аркасында, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ, социаль ипотеканы алырга мөмкин, дип хәбәр итте Татарстан Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте.
Социаль ипотека 28,5 елга кадәр бирелә. Беренчел взнос - фатир бәясенең кимендә 10% ын тәшкил итә. Айлык уртача түләү күләме 12-18 мең сум тәшкил итә. Шул ук вакытта социаль ипотека буенча учетка куелганнан соң туган (уллыкка алынган) һәр балага 200 мең сум күләмендә түләүсез субсидия бирелә. Мондый шартлар кредитның әлеге төреннән файдаланган татарстанлыларның күбесенә 5 ел дәвамында үзләренең финанс бурычларын үтәргә мөмкинлек бирә.