Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлыйм!
1998 елда Дәүләт Советы тарафыннан гамәлгә куелган әлеге һөнәри бәйрәм төрле һөнәр ияләрен – журналистларны, фотокорреспондентларны һәм редакторларны, блогерларны һәм интернет-контентны булдыручыларны, нәширләрне һәм полиграфистларны, басма продукцияне таратучыларны, үз хезмәтләре белән республикабызның Бердәм мәгълүмат киңлеген һәм гражданнарның төп конституцион хокукларын - сүз иреген тәэмин итүчеләрне берләштерә. Бу бәйрәм барыбыз өчен дә – миллионлаган битараф булмаган китап укучыларыбыз өчен дә.