Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Ышаныч: Дәүләт Думасында
2013 елның 12 гыйнвары, шимбә
Торак-коммуналь хуҗалык тармагы эшчәнлеге һәркемгә кагыла.
Тарифлар күләме, хезмәтләрнең ни дәрәҗәдә сыйфатлы күрсәтелүе, проблемаларның чишелеше – боларның барысы да халык өчен зур әһәмияткә ия мәсьәләләр. Алар арасында дәүләт тарафыннан хәл итүне сораганнары да байтак. Шимбә көнне башкарма комитетта РФ Федераль җыены Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбакиров инициативасы белән уздырылган очрашуда яңгыраган тәкъдимнәр Дәүләт Думасына җибәрү өчен тупланачак.
Үзебезнеке үзәктә
Р.Ф.Әбүбакировның мондый инициатива белән чыгуы очраклы түгел, белгәнебезчә, ул Дәүләт Думасының торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча комитеты әгъзасы булып тора. Депутатның гражданнарны кабул итү вакытында да мөрәҗәгатьләрнең яртысыннан артыгы нәкъ менә торак һәм коммуналь проблемаларга кагылышлы. Ил күләмендә уздырылган социаль сораштырулар вакытында анда катнашканнарның 72 проценты ЖКХга тарифлары арту гаилә бюджетына авыр йөк булып ятты, 82 процент коммуналь хезмәтләргә түләүдә экономияләргә тырышабыз дип, ә өчтән бере канәгатьсезлек белдергән. Р.Ф.Әбүбакиров башка төбәкләр белән чагыштырганда безнең республикада күп кенә кискен проблемалар чишелде дип исәпли. Мәгълүм булганча, Татарстаннан VI чакырылыш Дәүләт Думасына 13 депутат сайланды. Алар төрле комитетларда эшли. Безнең депутатлар катнашында 151 закон проекты кертелгән. Татарстан Президенты тарафыннан республикага федераль бюджет акчаларын җәлеп итүдә ярдәм итү бурычы куелган. “Безнең һәрберебез аерым федераль максатчан программа өчен җавап бирә. 50 максатчан программа эшли. Быел безнең уртак тырышлык белән федераль максатчан программа аша республикага 28 миллиард сумга якын акча җәлеп итәргә мөмкин булды. Мин “Торак” максатчан программасын алып барам. Бу максатка Татарстан 500 миллион сум акча алды”, – диде Ришат Фазлытдинович.
Дәүләт Думасының торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге эшчәнлегенә килгәндә, Россиядә быелдан алып күпфатирлы торак йортларга уздырылучы капиталь ремонтны финанслау системасы турындагы закон эшли башлаячак. Ришат Әбүбакиров фикеренчә, милекчеләргә үз йортларының проблемасын чишү мөмкинлеге туган. Кертелгән төзәтмәләр нигезендә хәзер фатир хуҗалары фондны формалаштыру ысулын сайлау хокукы алган. Аларның акчалары йортның махсус исәп-хисап счетына, я булмаса берничә йортка хезмәт күрсәтүче төбәк операторы исәп-хисап счетына керәчәк. Беренче вариантны сайлаучы яшәүчеләр йортның түләнмәгән кредиты булмаган очракта, аны җиңел генә алыштыра ала. Әмма оператор хезмәтеннән тиз генә баш тартып булмаячак. Бу максатка ике елдан соң гына ирешергә мөмкин. Исәп-хисап счеты бары тик безнең илдәге банкта кимендә 20 миллиард сумлык устав капиталы белән генә ачыла ала, ә килешүнең вакыты чикләнмәгән булачак. Акчаларның максатчан тотылышына банк контрольлек итәргә тиеш. Закон үз көченә кергән, система тулысынча бер елдан соң эшли башлаячак.
Р.Әбүбакиров гыйнварның беренче көннәрендә РФ Президенты Владимир Путинның электр, җылылык, газ, су белән тәэмин итү һәм сүбүлү өлкәсендәге тарифларны көйләүне камилләштерү уңаеннан законга кул куюын җиткерде. Кыскасы, әлеге закон белән коммуналь комплекс һәм энергетика өлкәсендәге товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә тарифлар үзгәрешенең чикле индексы 3 елдан 5 елга кадәр билгеләнә. Моңа кадәр озакка исәпләнгән тарифлар 12 айга кадәр генә каралган иде.
Ришат Фазлытдинович узган ел кабул ителгән башка закончалыклы актлар белән дә таныштырды. Кызыксынган кешеләр аларны Дәүләт Думасы сайтына кереп карый ала.
Тәнкыйть урынлы
Шәһәр прокуроры Рафаэль Шакиров торак-коммуналь хуҗалык тармагындагы закон үтәлешенә күзәтчелек итү буенча алып барылган эшне бәян итте. Узган ел шәһәр прокуратурасы 214 закон бозу очрагын ачыклаган. Моңа юл куйган 180 кеше административ җаваплылыкка тартылган, 202 гаепле хезмәткәргә дисциплинар җәза кулланылган. Прокуратура тарафыннан “Экосервис” ААҖнең тариф закончалыгын бозуы ачыкланган. Тикшерүләр вакытында кайбер идарәче компанияләрдә гражданнардан җыелган акчаларның максатчан кулланылмавы күзәтелгән. Мисал өчен, “5 нче ЖЭУ” ҖЧҖ хезмәткәрләренең коммуналь хезмәтләргә түләү өчен каралган 4,5 миллион сум акча урлавы ачыкланган. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. “Комплект+сервис” ҖЧҖ хезмәткәрләренә карата да җинаять эше кузгатылып, тикшерүләр алып барыла. Рафаэль Минсәгыйтович халыкның ЕРРЦ эшчәнлегенә ризасызлыгы урынлы булуын да искәртте. “Күрсәткечләрне, мәгълүматларны үз вакытында җыю һәм эшкәртү, квитанцияләрне формалаштыру, аларны кулланучыларга өләшү тиешле дәрәҗәдә җайга салынмаган. Нәтиҗәдә торак-коммуналь хезмәтләр өчен җыемда проблемалар, счет-квитанцияләрдә хаталар (һәм нигәдер алар һәрвакыт нигезләнмәгән арту ягына таба була) килеп туа” – прокурорның бу сүзләре белән килешми мөмкин түгел.
“Карарга үзгәрешләр кирәк”
ЕРРЦ генераль директоры Ольга Носова әнә шундый тәкъдим кертте. Аның билгеләп үтүенчә, соңгы ике айда шәһәрдә яшәүчеләрнең гомуми йорт ихтыяҗларына (ОДН) түләүләрнең артуы, аларның үтә күренмәле булуы уңаеннан шикаятьләр күп кергән. Бу бигрәк тә салкын, кайнар су, канализация буенча ОДН исәпләүләренә кагыла. Мәгълүм булганча, яңа кагыйдәләр буенча хәзер алар торак бинаның гомуми мәйданына карап бүленә.
– Әлеге үзгәрешләр якланмаган катлам кешеләрендә, аеруча пенсионерларда тискәре чагылыш тапты. Бүген ике бүлмәле фатирда яшәүче пенсионер, бер бүлмәледә яшәгән өч кешегә караганда күбрәк түләргә мәҗбүр. Шуңа күрә 354 нче карарга әлеге категория гражданнарны яклау белән бәйле үзгәрешләр кертергә кирәк дип исәплибез, – дип мөрәҗәгать итте Ольга Носова Дүләт Думасы депутатына. Торак-коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итүчеләр счетчиклардагы күрсәткечләрне алу, аларның дөреслеген тикшерү өчен торак бинага, ягъни безнең фатирларга тоткарлыксыз үтеп керә алырга тиеш. Әмма кайберәүләр аларны кертүдән баш тарта. РФ Коснтитуциясенең 25 нче маддәсе нигезендә торак кагылгысыз. “Димәк, торак хезмәтләрне башкаручыларның хуҗаның рөхсәтеннән башка торак бинага керергә хокукы юк. Шул ук вакытта дөрес булмаган күрсәткечләр ОДНнарның югары булуына, ә куллану вакыты чыккан счетчик коммуналь хезмәтләргә норматив буенча исәпләүләргә китерә. Торак бинага кварталга бер тапкыр кертүдән баш тарткан өчен кулланучыларга җаваплылыкны федераль дәрәҗәдә карауны сорыйбыз” – монысы икенче тәкъдим. Фатирда бер кеше теркәлеп яки теркәлүче булмауга да карамастан, анда өч һәм моннан да күбрәк кеше яшәү очраклары да бар. Бу очракта коммуналь хезмәтләргә теркәлгән кешеләр буенча исәпләнә, ә тотылган су аермасы ОДНга китә. Ольга Носова фатир милекчеләренә торакта күпме кеше яшәве турында белешмә бирү буенча җаваплылыкны закон белән ныгытырга кирәклеген әйтте.
Катгый чарасыз булмый
“10 һәм 12 нче ЖЭУ” директоры Рәшидә Камалованың да җиткерер сүзләре байтак. Ул йортлар төзегәндә һәм капиталь ремонт барышында счетчик күрсәткечләрен дистанцион алырга мөмкинлек бирүче җиһазлар куярга тәкъдим итте. Квартал эчләре бүген машиналар белән тулы, нәтиҗәдә йорт янындагы юллар тиз җимерелә. Рәшидә Нәсыйховна әлеге юлларны, пычрак сулар агучы канализацияне реконструкцияләү кирәк булуын әйтеп, бу җәһәттән муниципаль, республика һәм федераль программа эшләсен иде дигән теләген ирештерде. Ул лифтлар проблемасына да тукталды. Шәһәрдә 2012 елдан 2015 елгача 387 лифтның эксплуатацияләү вакыты чыга. “10 һәм 12 нче ЖЭУ” ҖЧҖ карамагындагы йортлардан 11 лифтның куллану срогы узган ел беткән. Экспертиза һәм модернизацияләүгә яки лифтны алыштыруга заключение алу өчен җәмгыятькә 15 миллион сумнан артык акча кирәк. “Бу акчалар чыгымнар маддәсенә дә салынмаган һәм без аны яшәүчеләрдән дә җыя алмыйбыз. Лифтларны алыштыру һәм модернизацияләү буенча республика һәм федераль программа кирәк”, – диде ул. Бурычлылар Рәшидә Камалованың гына түгел, башкаларның да үзәгенә үткәндер. Ул зур бурычлыларны административ, әгәр мөмкин булса, җинаять җаваплылыгына тарту мөмкинлеген каруларын, аларны салым һәм алимент түлмәүчеләр категориясенә тигезләүләрен сорады. Тагын бер проблема – бүген теркәү палатасы фатирларны сатканда яки алганда, алыштырганда торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурыч булу-булмау турында белешмә таләп итми икән. Нәтиҗәдә идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре мондый алыш-биреш һәм, әлбәттә инде, фатир хуҗаларының алышынуы турында белми. Кайчакларда фатирлар бурычлы килеш сатыла. Яңа хуҗалар аларны түләүдән баш тарта. Аннан соң мондый алыш-бирешләр ”кара” риэлторларның эшчәнлеге нәтиҗәсендә алдауларга әйләнә һәм өлкән яшьтәгеләр яки үз гамәлләре өчен җавап бирергә сәләтсезләр бер тиенсез һәм тораксыз кала. Рәшидә Нәсыйховна законга күчемсез милекне теркәгәндә торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурыч булмауны раслаучы документ күрсәтү кирәклеген кертү турындагы сорауны тикшерергә тәкъдим итте.
“Надежда” ҖЧҖ башкарма директоры Ландыш Бәдретдинова да, форсаттан файдаланып, ике тарифлы счетчиклар белән килеп чыккан проблеманы күтәрде. Электр энергиясенә тарифлар арту ике тарифлы счетчиклы кешеләргә бернинди отыш та китермәде.
Район башлыгы Мәҗит Салихов мондый очрашуларның кирәклеген билгеләп үтте, күтәрелгән һәм булган башка проблемаларны федераль дәрәҗәдә чишүдә Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбакировның ярдәменә ышанычын белдерде.
Ирина Апачаева
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз