18 май - Халыкара музейлар көне

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

Ел саен 18 майда бөтен дөньяның музей хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен — Халыкара музейлар көнен (International Museum Day) билгеләп үтә.

Ул календарьда 1977 елда, Халыкара музейлар советының чираттагы утырышында (International Council of Museums, ICOM) Россия оешмасының әлеге мәдәни бәйрәмне гамәлгә кую турында тәкъдиме кабул ителгәннән соң барлыкка килде. 1978 елдан башлап Халыкара музейлар көне 150дән артык илдә билгеләп үтелә башлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International