Бүген «Алнас» заводы җитәкчелеге 2 хезмәт династиясен - Наумовлар-Мусиннар династиясен, аларның гомуми стажы 150 елдан артык предприятиедә һәм Перменовлар династиясен, гомуми стажы 100 елдан артык.
Предприятие аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Ел саен "Алнас" та гаилә көнендә хезмәт династияләрен хөрмәтлиләр, ә республика машина төзүчеләр көнендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында коллективның атказанган династиясе бүләкләнә. Бүгенге көндә "Алнас" та 30га якын династия һәм аларның дәвамчылары эшли.