Яңа ел үтте, күркәм эшләргә йомгак ясалды

2013 елның 11 гыйнвары, җомга
Календарьдә 11 январь. Күпләр көтеп алган кышкы каникуллар тәмамланып, гадәти эш көннәре белән алмашынды. Шулай да, күңелләрдә Яңа ел, әлеге тылсымлы бәйрәмнән калган күңел күтәренкелеге саклана. Шунысы игътибарга лаек, Яңа ел бәйрәменә әзерлек нефтьчеләр башкаласында елдан – ел зуррак масштаб ала. Залда утыручыларга күрсәтелгән видеофильмны караганнан соң бу эштә нефтьчеләр генә түгел, сәүдә йортлары, шәхси эшмәкәрләр, банкларның да актив катнашуына тагы бер кат басым ясалды.

Моңа җирлек тә бар. Район башлыгы карары нигезендә шәҺәрдә Һәм авылларда декабрь башларында ук әзерлек эшләре башланып китте. Яңа ел бәйрәмнәрен уздыру чаралары планы төзелде, җаваплы кешеләрнең дежур тору графигы булдырылды.

“Үзләренә караган бина һәм фасадларны, территорияне Яңа елга бизәү эшенә оешма , предприятиеләр бик җаваплы карады. Искечә Яңа елга кадәр башкарылган эшләргә йомгак ясау матур традициягә әверелде. 2012 елны Әлмәт муниципаль районы социаль- икътисадый үсеш буенча югары күрсәткечләргә ирешеп, лаеклы каршылады, республика буенча беренчелекне алып торабыз. Шатланырлык уңышларыбыз бар,” - диде район башлыгы Мәҗит Салихов шәһәрне бизәү эшләрен йомгаклауга багышланган чарада.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Василий Самойлов чыгышыннан күренгәнчә, бу юнәлештә уяулыкны югалтмас өчен даими рәвештә белгечләр һәм журналистлар катнашында комиссия тикшерүләре оештырылган, бәйгеләргә йомгаклар ясалган.

22 декабрь көнне шәһәр паркы, 23 декабрь көнне Мәҗит Салихов катнашында үзәк чыршыны ачу тантанасы, бәйрәм фейервергы дәвам итте.

Социаль – мәдәни өлкәгә караган барлык учреждениеләрдә дә Яңа ел бәйрәмнәре оештырылган, аларда 11 меңгә якын бала катнашкан. Әлмәт муниципаль районы мәктәпләреннән тупланган 122 укучы 27 декабрь көнне Казан шәһәрендә узган Президент елкасында катнашкан. Бәйрәмнәр чылбырыннан ятим, инвалид балалар да читтә калмаган. Мөмкинлеге чикләнгән һәм Балалар йортында тәрбияләнүчеләргә нефтьчеләр ярдәме белән тапшырылган бүләкләр һәм уенчыклар алар өчен Яңа елны онытылмас иткәндер.

Җирле үзидарә, яшәү урыннарында да кышкы каникуллар дәвамында күңел ачу һәм спорт уеннары оештырылган. Кышкы каникуллар чорында 27 декабрьдән 6 январьгә кадәр аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен мәктәп лагерьләре эшләгән, аларда 1100 укучы ял иткән.

Озакка сузылган кышкы яллар спорт һәм сәламәтләндерү чараларының күплеге белән дә үзенчәлекле. Беренче тапкыр 22 декабрь көнне авыл балалары өчен Кәләй авылында “Нефтяник” клубы кубогына хоккей ярышлары оештырылган. Яшь спортчыларны махсус киемнәр белән тәэмин итүгә нефтьчеләр тарафыннан 6 млн. сум акча бүленгән.

Тантаналы җыелышта район башлыгы Мәҗит Салихов шәһәрне Яңа елга бизәүдә актив катнашкан оешма һәм предприятиеләргә Совет һәм башкарма комитетның “Рәхмәт хатлары”н тапшырды. “Татнефь” ААҖ һәм аның структур бүлекчәләреннән кала сәүдә үзәкләре, урта һәм югары уку йортлары, ТОСМСлар эшчәнлеге дә уңай яктан бәяләнде.

Фәрдия Хәсәнова,
“Әлмәт хәбәрләре” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International