Татарстан Республикасында 2020 елда гомуми мәйданы 6,5 млн кв. м. булган 1064 күп фатирлы йортны ремонтлау планлаштырыла.
Капремонт программасында 41 муниципаль берәмлек катнаша (Әлки, Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан кала). Финанслау күләме 6 млрд 658 млн 58 мең сум тәшкил итә.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.