Бүген, 15 майда, бөтен дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Һәр кеше тормышында гаиләнең әһәмияте бәяләп бетергесез.
Бу матур язгы көндә бала тудыру йортында яңа туган балаларны тантаналы рәвештә чыгару булды. Бәхетле ата-аналарны район башлыгы, «Бердәм Россия» партиясенең Әлмәт җирле бүлекчәсе секретаре Тимур Нагуманов исеменнән ӘМР Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова һәм ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гүзәл Әмирова җылы котладылар.