Әлмәтлеләр "Безнең ишегалды" программасы буенча балалар мәйданчыкларын төзекләндерү турында фикер алышуда катнаша алалар

2020 елның 15 мае, җомга

Бүген, 15 майда, 17.00 сәгатьтә ютубта «Безнең ишегалды» Президент программасы кысаларында балалар мәйданчыкларын төзекләндерү буенча онлайн-лекция узачак.

Трансляцияне «Казан социаль төркем» ВК да карарга мөмкин булачак https://vk.com/kazanushka
Нинди җиһазларның куркынычсыз булуы, балалар өчен кызыклы мәйданчыкның сере һәм халыкны кызыксындырган башка сораулар турында дискуссиядә сөйләшәчәкләр. Экспертлар шулай ук балалар уйнаячак ишегалларын булдыру буенча материаллар тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International