Ел саен 15 майда без Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез - иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсе.
Һәр кеше өчен Гаилә төп тормыш кыйммәте һәм ышанычлы терәк булып тора. Гаилә аша бер буыннан икенчесенә халкыбызның традицияләре һәм мәдәнияте тапшырыла.
Бүген Татарстан Республикасында, гомумән илдәге кебек үк, демографик хәлне яхшыртуга, лаеклы үсеш һәм сыйфатлы тәрбия, уку һәм ял өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән дәүләт программалары комплексы гамәлгә ашырыла. Дәүләт күп балалы гаиләләргә аерым ярдәм күрсәтә. Бүгенге көндә Татарстанда 39 164 гаилә яши, аларда өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнә.