«Алтын алма турында әкиятләр» паблик-арт программасы ВКонтакте региональ вәкиллеге ярдәмендә татар һәм рус телләрендә әкиятләр форматында заманча тарихлар җыю турында игълан итә.
Үз-үзеңне изоляцияләү чорын кичерүче Татарстан халкы үз тарихын, уйлап тапкан яки чынбарлыкны рус яки татар телләрендәге заманча әкият форматында сөйләү һәм аны 1 июльгә кадәр җибәрү мөмкинлеге алачак.