Чираттагы Туры эфир башында район башлыгы Тимур Нагуманов әлмәтлеләргә хәбәр иткәнчә, аның ярдәмчесенең COVID-19 диагнозы куелу сәбәпле, ул бүгенге көннән карантинда.
Башлык шәһәрдә һәм районда мөһим һәм актуаль вакыйгалар турында сөйләде. Госпитальдә барлыгы 11 пациент, 1 пациент авыр хәлдә. Коронавирус расланган барлыгы 35 кеше амбулаториядә дәвалана, 12 кеше сәламәтләнгән.