Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эшкуарларны "Минем бизнесым" вебинар-марафонына чакыра

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

Бүген, 13 майда, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы «Синергия» Корпорациясе белән берлектә эшкуарларга ярдәм итү өчен «Минем бизнес» вебинар-марафоны узачак.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, бер үк вакытта ике сәхнәдә 10:00 сәгатьтән 17:00гә кадәр эшкуарлар, төбәк һәм федераль хакимият органнары вәкилләре, «Минем бизнес» үзәкләре экспертлары һәм хезмәткәрләренең 40лап чыгышы трансляцияләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International