Рейхстаг өстендә Җиңү Байрагы күтәрелүгә 75 ел булды.
Бу совет халкының ихтыяр һәм рух триумфы иде. 700 меңгә якын татарстанлы, шуларның 18 мең ярымы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. Фронтовиклар сугыш авырлыкларын үз җилкәләрендә чыгардылар, тыл хезмәтчәннәре чын батырлык үрнәге булдылар.