Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле әлмәтлеләр!

2020 елның 9 мае, шимбә

Бөек Җиңү бәйрәме белән иң ихлас котлауларны кабул итегез!

Бу безнең һәркайсыбыз өчен иң кадерле Һәм изге бәйрәм. Безнең героик халык миллионлаган югалтулар бәрабәренә Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калды.

9 май - бер үк вакытта горурлык, шатлык һәм хәсрәт. Бу хисләр барлык буын кешеләрен инде 75 ел берләштерә. Дүрт ел каты сугыш кешелек тарихында тирән эз калдырган. Безнең зур илебездә Бөек Ватан сугышының фаҗигале вакыйгаларына кагылмаган бер генә гаилә дә юк.

Азатлык, тыныч күк йөзе өчен рәхмәт! Барлык район халкын якты бәйрәм белән котлыйм! Һәр гаиләгә иминлек, үзара аңлашу һәм бәхет телим!

Бәйрәм белән! Җиңү көне белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International