Тимур Нагуманов Җиңү юбилее алдыннан ветераннарны котлады

2020 елның 8 мае, җомга

Вакыт безне кешелек тарихында иң авыр һәм канкойгыч сугыш елларын алып китә.

Әмма фашизмны тар-мар иткән, киләчәк буыннар өчен тыныч һәм ирекле илне саклап кала алган кешеләрнең батырлыгы - вакытсыз.

Без аларга батырлыклары һәм баш өстендә тыныч күк өчен рәхмәт белдерәбез. Бүген, 9 Май алдыннан, район башлыгы Тимур Нагуманов сугыш ветераннары Фатыйма Яхин кызы Яхина һәм Шагитов Мисхәт Фасыйх улын Бөек җиңүнең 75 еллыгы белән шәхсән котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International