Бүгенге туры эфир вакытында район башлыгы иртәгә, 9 майда узачак бәйрәм чаралары турында сөйләде.
Башта ул Әлмәт муниципаль районында коронавирус торышы белән таныштырды. Барлыгы инфекция белән зарарлануның 34 очрагы теркәлгән, 5се терелгән, 3се – госпитализациядә, 26сы өйдә дәвалануда. Госпитальдә 15 пациент, аларның өчесе – Әлмәттән, калганнары көньяк-көнчыгышның башка районнарыннан.