Бөтен тормыш – бер картада

2013 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе
Яңа елдан Татарстанда теләгән һәр кеше универсаль электрон картага ия була ала, анда аның турында бөтен мәгълүмат тупланачак - исеме, пенсия таныклыгы һәм медицина полисы, ИНН номерлары һ.б.


Мәктәп укучыларына исә ашханәләрдә төшке ашка һәм җәмәгать транспортында йөргәндә түләргә мөмкинлек бирүче аерым карточкалар таратырга ниятлиләр. Шулай ук әлеге карта баланың дәрескә ничәдә килүе һәм китүен белеп торырга да ярдәм итәчәк.

2012 елда татарстанлылар uslugi.tatarstan.ru порталы аша 16 миллион төрле хезмәттән файдаланып, алар өчен барлыгы 640 миллион сум акча түләгән (2011 елда - 400 миллион сум). ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов елга нәтиҗәләр ясаганда билгеләп үткәнчә, портал вакытны гына түгел, акчаны да янга калдырырга ярдәм итә.

- Әгәр чиратта тору уртача 30 минут вакытны ала дип санасак, хезмәтләрдән электрон рәвештә файдаланып, республика халкы аена ким дигәндә 850 мең сәгатьне янга калдыра, - дип аңлата министр. - 8 сәгатьлек эш көне һәм 22,7 мең сум күләмендә уртача хезмәт хакы белән икътисади нәтиҗәлелек 115 миллион сумны тәшкил итә. Ә елына аның күләме 1,4 миллиард сумга җитәргә мөмкин.

Тагын да күбрәк сәгатьне һәм акчаны янга калдыру өчен электрон хезмәтләр базарын киңәйтү күздә тотыла.

- Күптән түгел без портал мөмкинлекләреннән файдаланып була торган инфоматларның санын ике тапкыр арттырдык, - дип хәбәр итте Шәйхетдинов. - Элекке үрнәктәге 145 аппаратка 137 яңасы өстәлде, аларда хезмәтләр өчен теләсә кайсы банк картасы аша түләргә ярый. 2012 елда без Apple компаниясе мобиль җайланмалары өчен кушымта булдырдык, ә 2013 елның беренче яртыеллыгында шулай ук күп кенә мобиль җайланмалар эшләгән Android операция системасына яраклы программа да кулланышка керәчәк. Дәүләт хезмәтләреннән файдалану күпкә уңайлырак булыр дип көтелә. Мисал өчен, автомобиль хуҗалары онлайн режимда шәһәр парковкаларында урын броньлый яки законсыз җиргә туктаган машинаның кайда эвакуацияләнүен белә алачак. Шулай ук 2013 елда секцияләргә, түгәрәкләргә һәм башка өстәмә белем бирү учреждениеләренә язылу, шулай ук аларга дәүләт хезмәте порталы аша түләү хезмәте дә гамәлгә ашырылачак.

Министр искәртеп узганча, 1 гыйнвардан теләгән һәркем универсаль электрон картага заявка бирергә мөмкин. Ә «мәктәп укучысының универсаль картасы» проекты февраль аенда әлегә Яшел Үзән районында гына старт ала. Әгәр карта үзен акласа, бу тәҗрибәне бөтен республика буенча таратачаклар.

Киләчәктә «мобиль коллык»ны бетерүгә килгәндә (башка операторга күчкәндә номерны абунәче исемендә саклап калу турындагы федераль закон 2013 елның декабреннән гамәлгә керәчәк) Шәйхетдинов түбәндәгеләрне җиткерде:

- Мобиль элемтә операторларына моның өчен күп кенә җайланмаларны яңадан көйләргә һәм яңаларын сатып алырга туры киләчәк. Ләкин бу чыгымнар абунәчеләр җилкәсенә төшмәс дип уйлыйм. Операторлар тарифларны күтәргәнче, үсү-киңәюгә акчаны азрак тотар, мөгаен.

Шунысы игътибарга лаек, моннан өч ел элек нәкъ менә Татарстан «мобиль коллык»ны бетерү тәкъдиме белән чыккан иде. Тик Россиянең ул чактагы элемтә министры Игорь Щеглов аны хупламады. Николай Никифоров исә биш куллап риза.

www.intertat.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International