Республикада социаль ипотекага охшашлы яңа федераль программа гамәлгә ашырыла башлаячак

2013 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе
Киләчәктә республикада социаль ипотекага охшашлы яңа федераль программа гамәлгә ашырыла башлаячак.

Күптән түгел генә торак төзелешен үстерү буенча РФ Хөкүмәте комиссиясенең федераль әһәмияттәге җирләрне торак төзелеше өчен комплекслы үзләштерүгә кагылышлы карары дөнья күргән. Аннан күренгәнчә, алга таба әлеге җир участокларын торак-төзелеш кооперативларына тапшыру күздә тотыла. Татарстан әлеге программаны сынау зонасына керә. Яңа программа буенча 178 фатирга исәпләнгән беренче шундый йортны Казанның Горсоветская урамында төзү ниятләнә. Проекты инде эшләнгән. Федераль структуралар хезмәткәрләре, табиблар, мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар шушы программа буенча тораклы булу мөмкинлеген ала. Бу программа социаль ипотека шартларын кабатлый.

"Татар-информ"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International