9 Май алдыннан шәһәр һәм районда Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләү дәвам итә.
Аларны бүген депутатлар, социаль хезмәтләр, иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм «Игелекле Әлмәт» штабы волонтерлары котлады. Бөек Ватан сугышында катнашучылар яши торган йорт тәрәзәләре астындагы шәхси концертлар белән «фронт» бригадалары чыгыш ясады. Бүләкләр тапшыру һәм республика ярдәме белән котлаулар барлык саклык чараларын үтәү белән уза.