Әлмәттә сугыш ветераннарын Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән котлыйлар.
Бүген район башлыгы Тимур Нагуманов сугыш ветераны Гайнуллин Гиндулла Галимулла улын Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән шәхсән котлады. Ул ветеранга рәхмәт сүзләре җиткерде, сәламәтлек, иминлек, озын гомер теләде һәм аңа котлау открыткалары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.