Әлеге акчалар РФ Финанс министрлыгыннан Әлмәт муниципаль районына Яңа елга 3 көн калгач кына күчте. 29 декабрь көнне район счетына күчкән средстволарны 31 декабрьгә кадәр зыян күрүчеләрнең лицевой счетларына күчереп бетерү өчен башкарма комитет хезмәткәрләренә тәүләк дәвамында өзлексез эшләргә туры килде. Яңа елның беренче эш көне башлану белән “АК БАРС” банкының бухгалтерлары соңгы манипуляцияне ясаганнан соң, ниһаять, күптән көтелгән акчаларны алырга мөмкин булачак.
Шунысын да искә төшереп үтик, “Татнефть” компаниясе нык зыян күргән гаиләләргә 18 миллион сум тәшкил иткән 10 торак сертификаты тапшырды. Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты язгы ташу вакытында аеруча зыян күрүчеләргә адреслы ярдәм оештырды. Социаль яктан якланмаган 57ләп шәхси хуќалык әлеге исемлеккә кертелде. Күбесенећ ќылыту системасы ремонтланды, АГВлар, газ плитәләре кайтарылды, авария хәлендәге идәннәр, ишекләр, тәрәзәләр, электрүткәргечләр яңартылды.
Район башлыгы инициативасы белән әлеге максатларга Совет һәм башкарма комитет хезмәткәрләренең бер көнлек хезмәт хакы күчерелде, бу башлангыч район һәм шәһәребезнең башка оешма һәм предприятиеләре тарафыннан да хуплап каршы алды.
Су баскан зоналарга 20 дән артык урам һәм юллар керде. Аларның күбесе 2012 елда ремонтланды. Җирле бюджеттан бу эшләргә 17 млн сум акча бүленгән. “Татнефть” ААҖ ярдәме белән ( 5,6 млн сумлык) Нахимов, Комсомольская һәм Аграрная урамнарына яћа асфальт түшәлде. “Әлмәтнефть” “Әлмәт – Нәдер”, Совет урамыннан Урсала микрорайонына кадәрге юл участогында 9,2 млн сумлык эш башкарды. Әлеге территорияләрне төзекләндерү 2013 елда дәвам итәчәк.
Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә килгән җимерекләрне төзәтүгә муниципаль бюджет, оешма һәм предприятиеләр тарафыннан 65 млн сумнан артык средство юнәлтелгән.