Татарстанда Covid-19 яңа коронавирус йогышы белән авыруның ачыкланган очракларының яртысыннан артыгы симптомсыз формада уза.
Бу хакта онлайн-брифингта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.
"Симптомсыз формаларның 52% ы диярлек. Бу Татарстанда зарарлану очракларының яңа очраклары барлыкка килү өчен резерв", - диде спикер.