Әлмәттә терлекләрне җәйге лагерьга чыгаруга һәм язгы кыр эшләренә әзерлек турында фикер алыштылар

2020 елның 5 мае, сишәмбе

Мөгезле эре терлекләрне кышлатуның җаваплы чоры тәмамланды, бүген исә районның барлык хуҗалыклары терлекләрне җәйләүгә күчерәләр.

«Зәй» ҖЧҖнең җәйге терлекчелек лагере базасында район башлыгы Тимур Нагуманов, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарындагы территориаль бүлеге башлыгы Ирина Хәйруллина, ӘМР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәнис Шәрәфиев, авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре, хуҗалыклар җитәкчеләре катнашында чираттагы күчмә семинар узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International