Хөрмәтле Әлмәт муниципаль районы халкы!

2020 елның 1 мае, җомга

Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән иң җылы котлауларны кабул итегез! Бу көнне без дәүләтебезнең чәчәк атуы нигезендә торган Хезмәт кешесен хөрмәтлибез.

Кызганычка каршы, Беренче Май коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәшү өчен кирәкле мәҗбүри чикләүләр шартларында уза. Шул ук вакытта, үз-үзеңне изоляцияләү режимына карамастан, күп кенә предприятиеләр шәһәр һәм районның өзлексез эшчәнлеген тәэмин итеп эшлиләр. Быел митинглар һәм маевкалар үткәрелмәячәк, ләкин моның өчен бәйрәмнең әһәмияте кимеми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International