Район башлыгы Тимур Нагуманов бүген туры эфирда узган атнага йомгак ясады.
Ул шәһәрдә һәм райондагы вәзгыять турында искә төшерде, үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәү буенча тәкъдимнәр бирде. Тимур Дмитриевич хәбәр иткәнчә, Әлмәт йөгерешчеләренең үтенечен республика җитәкчелеге ишеткән - ачык һавада спорт белән шөгыльләнү буенча тагын бер максат кертү турында карар кабул ителгән. Бу чорда йөгерү, велосипедта йөрү мөмкин. Сайт аша теркәлергә мөмкин: covid19.tatarstan.ru