Татарстан Хөкүмәте 2025 елга кадәр авыл хуҗалыгын үстерү буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыруны дәвам итте

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Хөкүмәте «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» республика дәүләт программасын гамәлгә ашыруны дәвам итте. Хәзер ул 2025 елга кадәр эшләячәк.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аграрийларга күрсәтелә торган барлык дәүләт ярдәме төрләре дә дәвам итәчәк. Болар - үсемлекчелек, терлекчелек, ит терлекчелеген үстерү, хуҗалык итүнең кече рәвешләренә ярдәм итү, техник һәм технологик модернизацияләү, инновацион үсеш, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне мелиорацияләүне үстерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International