Әлмәттә яңартылган сөтчелек- товарчылык фермасы ачылды

2012 елның 30 декабре, якшәмбе
Бүген Иске Михайловка авылында район башлыгы Мәҗит Салихов катнашында яңартылган сөтчелек- товарчылык фермасы ачылды. Әле бер ел элек кенә ”Яңа Михайловка” ҖЧҖ таркалау алдында торган, 10 млн. сумга якын бурычы булган авыл хуҗалыгы предприятиесе иде. Яр Чаллы шәһәреннән килгән яшь эшмәкәр Тигран Татевосян инвестор булып алгач, “Яңа Михайловка” җәмгыяте үзенең икенче туган көнен билгеләп үтте.

Авыл хуҗалыгы предприятиесе сөт, ашлык җитештерүдә махсуслаша, итне эшкәртеп сату югары дәрәҗәдә оештырылган. Бүгенге көндә биредә 36 кеше хезмәт куя (инвестор килгәнче ике тапкыр кимрәк булган), уртача хезмәт хакы 13045 сум дип исәпләнә, савымчыларныкы – 12090 сум, бозау һәм терлек караучыларныкы 8 -9 мең сум тирәсе. Язгы кыр эшләре һәм урып –җыю чорларында өстәмә эшчеләр ярдәменә таяналар.

Хуҗалык карамагында 1329 гектар җир исәпләнә, шуларның -986 гектары сөрү җирләре. Инвестор фикеренчә, бу күләмдәге җирләрне эшкәртеп кенә хуҗалыкны кирәк кадәрле азык белән тәэмин итү мөмкин түгел. Ел дәвамында 1230 тонна ашлык,795 тонна бәрәңге, 176 тонна печән, 1320 тонна сенаж, 188 тонна салам әзерләнгән.

2012 ел ахырына хуҗалыктагы мөгезле эре терлек саны 476 га җиткерелгән, шуларның 100 савым сыеры, 200 нәселле таналар. Бер ел эчендә 91 бозау туган, маллардан 232 центнер артым алынган. Быелгысы елда терлекләрне 600 башка кадәр арттырып, сыерларның санын 300гә җиткерергә исәплиләр.

Саннар теле белән әйткәндә, 2012 елда 461 тоннан сөт җитештерелгән, аның үз кыйммәте 7 сум 21тиен. Узган 11 ай эчендә җитештерелеп сатылган продукциядән кергән керем 23871 мең сум дип исәпләнсә, бер хезмәткәргә 663 сумлык туры килә, бу узган еллар белән чагыштырганда өч тапкырга артык дигән сүз.

Производствоны сафка бастыру, сөт үткәргеч алу өчен бюджеттан 1,5 миллион сум бүлеп бирелгән. “Россельхозбанктан” 29 млн. сумга якын кредит алынган, әлеге средствалар сыер фермасын реконструкцияләүгә, холмогор токымлы нәселле таналар алуга юнәлтелә.

Кыска гына вакыт аралыгында сөтчелек- товарчылык фермасының ике бинасы яңартыла, сөтне транспортлау өчен бүгенге көн таләпләренә туры килә торган корылмалар урнаштырыла. Әлеге эшләргә 52 млн. сум сарыф ителә. 15 млн. сумга 200 баш нәселле таналар кайтарыла. Хуҗалыкның үз хисабыннан культиватор, сөтне салкынайту танкы һәм башка техникалар алына.

Хуҗалыкның инвесторы Тигран сүзләренә караганда, авыл хуҗалыгыннан да яхшырак табыш китерә торган тармак юк, бары тик хезмәт итәргә, үз эшең өчен янып йөрергә генә кирәк. Җитештерелгән продукция республика шәһәрләре буенча, хәттә Мәскәүдә дә сатыла.

Лира Сахапова, Александр Аникин фотосы, район башлыгының матбугат үзәге хезмәте. Ф.Хәсәнова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International