Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Әлмәттә Владимир Ларин истәлегенә мемориаль такта куелды
2012 елның 29 декабре, шимбә
Калабызда үзләренең үткен каләмнәре, кабатланмас язмалары белән газета укучылар күңеленә үтеп кергән, шәһәр һәм район үсешендә өлеш калдырган шәхесләр дә бар.
Аларның исемнәрен мәңгеләштерү – күркәм гамәл. Яңа ел алдыннан гына Владимир Иванович Ларин истәлегенә ул яшәгән йорт диварына мемориаль такта беркетелде.
Моңа кадәр мемориаль такта язучы, журналист Изаил Зарипов хөрмәтенә генә куелган иде һәм “Көнбатыш капка” микрорайонындагы яңа урамнарның берсенә аның исеме бирелде. Владимир Ларинны белгән, аның белән бергә хезмәт куйган әлмәтлеләр әлеге шәхеснең дә исемен мәңгеләштерүгә нык шатлануларын белдерделәр.
– Владимир Иванович танылган журналист иде. Аның партиянең район комитеты секретаре булуы ук күп нәрсә сөйли. Исеме зур хәреф белән язылуга лаек кеше иде. Мәкаләләре, картиналары, агачка уеп ясавы һәм башка шөгыльләре аның киңкырлы шәхес булуы, дөньяны танып-белү дәрәҗәсенең искиткеч зурлыгы хакында сөйли, – диде мемориаль тактаны ачу тантанасы вакытында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Василий Самойлов.
Владимир Ларин исеме күпчелек өлкән буынга яхшы таныш. Әлмәткә килгәнче ул Юдино станциясендә эшли, район партия комитетының беренче секретаре дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Ә инде 1955 елның гыйнварыннан 1975 елның май аена кадәр “Знамя труда” газетасының баш мөхәррире була. 12 ел дәвамында Әлмәттәге “Белем” җәмгыяте бүлегенә җитәкчелек итә, халык депутатларының шәһәр Советына күп тапкырлар депутат итеп сайлана һәм башка җаваплы вазифалар башкара, СССР Журналистлар берлеге әгъзасы итеп кабул ителә. Фидакарь хезмәте Хезмәт Кызыл Байрагы, “Мактау билгесе” орденнары һәм күп кенә медальләр белән билгеләп үтелә.
2012 елның августында аңа 100 яшь тулган булыр иде. Ул арадан туган көненең икенче көнендә – 2001 елның 30 августында китә. Фани дөньядан китсәләр дә, үзләренең күркәм холыклары, эш-гамәлләре белән хәтергә уелып калучылар бар. В.И.Ларин – шундыйларның берсе.
– Мин редакциягә Владимир Ларин мөхәррирлек иткән чорда эшкә килдем. Ул бик игелекле, ярдәмчел, гади иде, кабинетларда еш булуы, нәрсә язарга киңәш итүе, тормышындагы кызыклы хәлләр белән уртаклашуы хәтердә. Владимир Иванович һәркемгә ошый иде. Без бүген аның исеме мәңгеләштерелүгә бик шат. Бу бик мөһим, чөнки журналистлар хөрмәтенә мемориаль такта еш куелмый, – дип фикерен җиткерде язучы, аксакал журналист Әсгать Салах.
Мемориаль такта ТР Журналистлар берлегенең Әлмәт оешмасы иницативасы, муниципалитет җитәкчелеге теләктәшлеге белән урнаштырылды. “ТАТМЕДИА” ААҖ филиалы директоры Сәрия Исхакова алар адресына зур рәхмәтен юллады.
– Владимир Иванович Журналистлар оешмасының иң нәшат әгъзасы иде. Җыелыш алдыннан кабинетларга йөреп, хәлләрне белеп, безнең хезмәт өчен гел рәхмәт әйтте. Яхшы якларны күрә белде. Ул газетаның патриоты иде – Владимир Ларин “Знамя труда” газетасының хәзерге баш мөхәррире Сәрия Тәлгатовна күңелендә дә әнә шундый уңай фикерләр генә калдырган.
Пушкин урамындагы 50 нче йорт янына мәртәбәле чарага килүчеләрнең күплеге мөхтәрәм шәхескә хөрмәтнең зурлыгы хакында сөйли. Владимир Ларинны искә алу мемориаль такта ачу белән генә тәмамланмады, хатирәләрне яңарту туган якны өйрәнү музеенда да дәвам итте. Мәгълүм булганча, монда аның 100 еллыгы уңаеннан күргәзмә ясалган иде. Биредә аның шәхси әйберләре, кул эшләре урын алган. Музейдагы чара юкка гына музыка көллияте талантларының балалайкада уйнавы белән башланмады. Чөнки Владимир Иванович нәкъ менә шушы уен коралында уйнарга яраткан. Бу көнне музей экспонатлары тагын да тулылана төште. Журналистлар тарихи әһәмияткә ия әйберләр белән килгән иде.
Ирина Апачаева
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз