Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе 1 майдан 15 майга кадәр талпан йогышын профилактикалау мәсьәләләре буенча кайнар линия эшен оештыра.
Талпан энцефалиты һәм талпан боррелиозы буенча гражданнарның сорауларына Роспотребнадзор белгечләре эш көннәрендә 10нан 17 сәгатькә кадәр 8 (843) 238-53-68 телефоны буенча, ә ял көннәрендә 10нан 16 сәгатькә кадәр 8 (843) 238-98-54 телефоны буенча җавап бирәчәк.