Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көне 28 апрельдә билгеләп үтелә.
Бүген район башлыгы Тимур Нагуманов ашыгыч ярдәм станциясендә булды һәм коллективны бәйрәм белән котлады.
Әлмәт ашыгыч медицина ярдәме хезмәте - шәһәр һәм район сәламәтлек саклау системасында ашыгыч очракларда, бала табучы хатын-кызларны транспортлауда, кинәт авыруларда, бәхетсезлек очракларында, имгәнүләр һәм госпитальгә кадәрге этапта медицина ярдәме күрсәтүче иң мөһим звеноларның берсе. Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең төп структур берәмлеге - күчмә бригада. Әлмәт районы һәм шәһәренең ике йөз меңнән артык халкына хезмәт күрсәтү өчен көн саен 11 гомумпрофильле тәүлек буе эшли торган бригада чыгарыла.