Татарстан Республикасында әле бер атна элек кенә яңа коронавирус йогышы белән авыручыларның 160 очрагы теркәлгән иде.
Бүгенге көндә республикада авыручыларның гомуми саны 491 кеше тәшкил итә. Шулай итеп, бер атна эчендә чир йоктыручылар саны 331 кешегә арткан. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.