Әлмәт политехника техникумы базасында балаларга цифрлы белем бирү үзәге «IT-куб» 2020 елның сентябрендә ачыла.
Үзәкне «Мәгариф» милли проектының "Цифрлы белем бирү мохите" федераль проекты кысаларында ачачаклар.
Тиешле карарны ТР Министрлар Кабинеты кабул итте. "IT-куб" цифрлы белем бирү Үзәге эше 2020 елның 1 сентябрендә башлана", — диелә үзәкнең юл картасында.