Бүген пандемия шартларында товар-сөт фермаларында санитар чаралар үткәрү аеруча актуаль булды.
Фермаларда һәм комплексларда дезинфекция, дератизация гомуми җитештерү процессының бер өлеше генә түгел, ә кирәкле чара да булып тора.
Район башлыгы Тимур Нагуманов һәм Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарында территориаль бүлеге начальнигы Ирина Хәйруллина районның иң эре хуҗалыкларыннан берсе - «Кичүчат» ҖЧҖдә булдылар.