Тимур Нагуманов туры эфирда халык сорауларына җавап бирде

2020 елның 22 апреле, чәршәмбе

Бүгенге туры эфирны район башлыгы шәһәр һәм райондагы вәзгыятьне аңлатудан башлады. Аннары ул әлмәтлеләрне якындагы тәүлек эчендә булган яңалыклар белән таныштырды.

Тимур Нагуманов шулай ук якын көннәрдә эшләүче предприятие һәм оешмаларның рейдлары узачагын хәбәр итте. Эш урыннарында оештырылган санитар-эпидемиологик чаралар тикшереләчәк.

Тимур Дмитриевич хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә 110 кеше күзәтү астында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International