Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында дача сезоны башлануга әзерлек буенча киңәшмә уздырды.
Санитар-эпидемиологик вәзгыять уңаеннан киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында узды.
Киңәшмә кысаларында Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүген Татарстан Республикасында 23 муниципаль берәмлектә 381 мең бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәте теркәлгән.