Коронавирус пандемиясе шартларында эре сәнәгать предприятиеләре, санитар-эпидемиологик таләпләрне катгый үтәү шарты белән, аерым режимда эшләүне дәвам итәләр.
Бүген район башлыгы Тимур Нагуманов, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнары территориаль бүлеге башлыгы Ирина Хәйруллина «Алнас» заводында булдылар. Исегезгә төшерәбез, мондый инспекция рейдлары коронавирус инфекциясе таралу куркынычын кисәтү чаралары кысаларында уза.