Татарстанда 26 апрельдә Туган тел көненә багышланган шигырь челленджы оештырыла. Чараны Instagram социаль челтәрендә үткәрергә планлаштыралар.
Бердәм старт биреләчәк, һәм алга таба конкурс Instagram-аккаунтларда таратылачак.
Бу көнне, 26 апрельдә, Габдулла Тукайның туган көненә һәм татар телен саклауга багышланган музей чаралары, шулай ук туган телдә шигырьләр уку флешмобы узачак.