Туры эфирда халыкка ярдәм итүнең яңа чаралары турында фикер алыштылар

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

Район башлыгы Тимур Нагумановның чираттагы туры эфиры халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау темасына багышланды.

Эфирга ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, хезмәт базары мониторингы бүлеге башлыгы Ирина Посокова чакырылган иде .

Әлмәтлеләрнең сорауларына җавап биреп, ул 1 марттан соң эшләрен югалткан гражданнар Мәшгульлек үзәгенә килеп, аларны эшсез дип тапкан гражданнар беренче 3 ай дәвамында 12130 сум күләмендә пособие алачак, дип хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International