Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Җирле үзидарә көне белән котлады

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга Җирле үзидарә көне уңаеннан мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанда җирле үзидарәнең абруе гадәттәгечә югары. "Ышанам ки, аның уңышлы эшчәнлеге, хакимиятнең һәм җәмгыятьнең барлык дәрәҗәләрдә үзара хезмәттәшлеген ныгыту республиканың алга таба үсешенә ныклы нигез булып тора, тотрыклылык һәм алгарыш гарантиясе булып тора", — дип билгеләп үтте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International