Әлмәттә шәһәр һәм район территориясендә коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү буенча күрелгән чаралар турында фикер алыштылар

2020 елның 20 апреле, дүшәмбе

Бүген район активы киңәшмәсендә халык арасында коронавирус инфекциясе таралуны булдырмауга юнәлдерелгән эш турында фикер алыштылар.

Киңәшмә район башлыгы Тимур Нагуманов җитәкчелегендә видеоконференцэлемтә режимында узды.

Төп доклад белән район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә дөньяда 2 млн 300 меңнән артык коронавирус инфекциясе белән авыручы, 160 мең кеше вафат булган, 600 мең кеше терелгән. Россиядә 43 мең зарарланган, 3 меңнән артык кеше терелгән, 361 кеше үлгән. Республикада расланган 191 очрак зарарланган, 28 кеше терелгән, үлгәннәр юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International