Бүген Башкарма комитет бинасында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарында территориаль бүлеге җитәкчесе Ирина Хәйруллина белән берлектә киңәшмә узды.
Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр эше элеккеге режимда дәвам итә. Бу авыр вакытта алар районның, республиканың азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итәләр һәм һәрберебезнең өстәлләрендә яңа продуктлар булсын өчен эшлиләр.