Белоруссиягә эшлекле сәфәр

2012 елның 26 декабре, чәршәмбе
Узган атна ахырында Әлмәт муниципаль районыннан сигез кешедән торган делегация Белоруссия республикасыннан кайттылар. Делегация составында башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары И.Ә.Габдуллин, икътисад буенча урынбасары А.М.Каюмов, Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе И.Ә.Габдракипов һәм башкалар бар иде. Нигездә, авыл хуҗалыгы, икътисадый юнәлешләрдә тәҗрибә уртаклашу максатыннан оештырылган эшлекле сәфәр бик күп яңа проект һәм идеяләргә башлангыч бирер дигән ышаныч бар. Безнекеләрне, беренче чиратта, Белоруссия шәһәрләрендәге тәртип, чисталык һәм катгый тәртипкә игътибар иткәннәр. Авыл хуҗалыгы белән кызыксынучылар төркеменә “Агромаш” холдинг компаниясе, “Западный Агромаш” һәм тагы берничә үрнәк хуҗалыкта булырга туры килгән. Извил Әнәсәвич сүзләренә караганда, биредә безнең Совет чоры системасы. Һәрбер хуҗалык берәр предприятиегә беркетелгән, шефлар аларга һәртөрле ярдәм итә. Холдинг буларак эш юнәлешләренә игенчелек, терлекчелек, сөтчелек, яшелчә, һәм җиләк-җимеш үстерү дә керә. Эшчеләр саны күпчелек 1000 –1200 кешегә җитә. Нәселле булмасалар да тәүлегенә 60 литрга кадәр сөт бирүче сыерлар асрыйлар, Татарстанда уртача көнлек савым 12 кг булса, Белоруссиядә әлеге күрсәткеч 25 кг. Мондый югары күрсәткечләрнең нигезендә малларны комплекслы ашату, азыкларның югары сыйфатлы булуы дип саныйлар алар. Хуҗалыклар силос, сенаж әзерли торган заманча техникалар, азыкларның сыйфатын тикшерә торган лабораторияләр белән тәэмин ителгән. Җитештерелгән прорукциянең 60 проценты республиканың үз базарында кала, калган 40 проценты Россиягә чыгарыла икән. Тагын шунысы кызык, авылларда яшәүчеләр үзләренең каралты– кураларында мал асрамыйлар, хуҗалыкта җитештерелгән продукцияне сатып алу күрәсең арзангарак чыга. Киләсе елга Белоруссиядә эшләп чыгарыла торган авыл хуҗалыгы техникаларының кайбер төрләрен Әлмәт районына кайтару, аларны гамәлдә куллану буенча мастер – класслар оештыру күздлә тотыла.

Икенче төркемгә керүчеләргә “Минск автомобильләр заводы”, “Белнефтехим” һәм башка промышленность үзәкләренә сәяхәт оештырылган. Нефть эшкәртү заводы “Татнефть” ААҖ белән тыгыз хезмәттәшлек алып бара. Айдар Маратович ассызыклап узганча, Белоруссиядә демократик система, олы предприятиеләр, нигездә, дәүләт карамаганда һәм кайгыртуында. Шәһәр автопаркын яңарту буенча эшлекле сөйләшүләр алып барылган, уңай нәтиҗәләр озак көттермәсләр.


Фәрдия Хәсәнова, “Яшьләр заманы” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International