Үтеп баручы 2012 ел Ф.З Яруллин исемендәге музыка көллиятендә нинди эзләр калдырган!?

2012 елның 26 декабре, чәршәмбе
Ф.З.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте ук йортлары арасында аерым урын алып тора. Көллиятнең матди-техник базасын ныгытуда ,укуның сыйфатын арттыруда “Татнефть” бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтте, көллият директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Гүзәл Вилсоровна Еремеева күп көч салды. Бу уку йортында укуыма мин бик сөенәм. Монда мин ике ел эчендә күп нәрсәгә өйрәндем, Чыннан да талантлы укытучылар эшли, “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменәре тикмәгә генә бирелмәгән аларга.

Көллияттә көн дә бәйрәм, көн дә концерт, студентлар, музыкантлар тырышып укыйлар, шул ук вакытта шәһәребездә узган чараларда, чыгышлары белән сөендерәләр.

2012 ел музыка көллияте өчен вакыйгаларга бай булды, көллият уңышлы рәвештә аккредитация үтте, отчет концертлары узды, җитәкчебез Гүзәл Вилсоровнаның ярдәме белән талантлы, гомерен инвалид коляскада уздырган, бердә бирешмичә әкиятләр, язмалар язып күп дипломнар, грамотолар иясе Гөлнара Миранованың икенче “Мин сине беркайчан да онытмам” («Я тебя никогда не забуду») исемле китабының тәкъдир итү кичәсе музыка көллиятендә узды. Шулай ук быел шәһәрнең Картиналар галереясы, Туган якны өйрәнү музее белән берлектә эшләп килүче проектлардан башка, октябрь аенда Музыка көллияте укытучысы Марина Владимировна ГАЛКИНА яңа проект булдырды, ай саен «Венок дружбы» дип исемләнгән концертлар шәһәр халкы өчен менә дигән ял... Марина Галкина гомере буе шул өлкәдә эшли, чит илләрдәге конкурс-фестивалләрендә үзе җитәкләгән “Забава”, “Жаворонушки” вокаль ансамбле белән җиңү яулап, диплом-грамотолар алып кайтып тора. Ул төрле халыкларның, гореф гадәтләре белән таныш булып, алар белән дус тату яшәргә кирәк дип саный һәм шәһәр халкын да шуңа ияртә. Уку сезоны вакытында шулай ук , ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Виктор Цветков җитәкчелегендәге музыка көллиятенең халык уен кораллары оркестры, вокалистлар яңа программалары белән сөендереп, шәһәр халкына җанлы музыка бүләк итә. Уңышлы рәвештә ел саен «Феерия аккордеона» фестивале, чит ил музыкантларының МАСТЕР-КЛАССЛАРЫ уздырыла.

Музыка белән тормыш ямьлерәк икәнлеген белсәк тә, Дәүләт Советы депутаты буларак, студентларның сәяси әзерлегенә дә зур басым ясый җитәкчебез. Ел саен зур оешканлык белән узган Парламент сәгатьләре шуңа ачык мисал.Гомумәм алганда, бик актив һәм кызыклы тормыш белән яши безнең студентлар. Килгән кунаклар, тамашачылар, яхшы кәеф, энергия алып китүләре, аларның мәдәнияткә, сәнгатькә ихтыяҗ булуын күрсәтә. Димәк, без дөрес юлда.

АЙДАР ГАЗИЗУЛЛИН, Әлмәт музыка көллиятенең 2 курс студенты
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International