“Хыяллар тормышка аша” акциясе кысаларында аларга күңелләрендә йөрткән бүләкләр тапшырылды.
Язмыш тарафыннан кыерсытылган сабыйларны район башлыгы Мәҗит Салихов, Кыш бабай һәм Кар кызы өйләренә барып котлады. Уен планшетларына һәм тәм-томга балалар ихластан шатланды. Бәйрәм күчтәнәчләре һәм планшетлар 15 балага тапшырылды. Моннан тыш Кыш бабай белән Кар кызы тагын 30 баланың өендә булды.
Яшьләр үзәгендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен узган Чыршы бәйрәменә әти-әниләре белән 150 бала чакырылган иде. Биредә дә рәхәтләнеп күңел ачканнан соң күчтәнәчләр таратылды.
Шәһәрдә һәм районда 582 инвалид бала яши. Аларның барысына да Яңа ел бүләкләр тапшырылды. Авылда яшәүчеләр дә игътибардан читтә калмады. 5 гыйнвар көнне Балалар һәм үсмерләр иҗаты үзәгендә алар өчен янә бер бәйрәм – Яңа ел иртәсе оештырыла. Бәйрәм көннәрендә “Татарстан” кинотеатрында 100 бала белән аларның әти-әнисенә бушлай фильм карау мөмкинлеге тудырылуны шулай ук һәркем шатланып кабул итте. “Стар Синема”да берничә көнен инвалид балаларга бүлеп бирде.