«Римера» компанияләр төркеменең Әлмәт предприятиесе (ЧТПЗ төркеменә керә) һәм «Татарстанның киләчәге колледжы» белем бирү проекты волонтерлары коронавирус инфекциясе пандемиясе чорында мохтаҗларга адреслы ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән «Без бергә» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.
«Алнас» предприятиесе хезмәткәрләре һәм «Татарстанның киләчәге көллияте» студентлары 65 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк булган коронавирус белән авыру куркынычы янаган төркемдәге Әлмәт халкына дарулар һәм үз-үзеңне изоляцияләү кирәк булган беренче кирәк-яраклар сатып алырга булыша. Алар арасында «Алнас» заводының 70тән артык хезмәткәре хезмәт хакын саклап калып, үз-үзләрен изоляцияләү режимына күчерелгән.