Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе 15 апрельдә дистанцион форматта эшмәкәрләр өчен «Ачык ишекләр көне» үткәрә

2020 елның 14 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе (алга таба - идарә) үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 15 апрельдә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр дистанцион форматта Интернет челтәрендә туры трансляцияләүне оештыру юлы белән идарәдә эшкуарлар өчен «Ачык ишекләр» көне үткәрә.

Әлеге трансляциягә кушылырга һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны түбәндәге сылтама буенча бирергә мөмкин https://youtu.be/cb24zsscj3E 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International